🗊Презентация Тамчы һәм кар бөртеге!

Категория: География
Нажмите для полного просмотра!
Тамчы һәм кар бөртеге!, слайд №1Тамчы һәм кар бөртеге!, слайд №2Тамчы һәм кар бөртеге!, слайд №3Тамчы һәм кар бөртеге!, слайд №4

Вы можете ознакомиться и скачать презентацию на тему Тамчы һәм кар бөртеге!. Доклад-сообщение содержит 4 слайдов. Презентации для любого класса можно скачать бесплатно. Если материал и наш сайт презентаций Mypresentation Вам понравились – поделитесь им с друзьями с помощью социальных кнопок и добавьте в закладки в своем браузере.

Слайды и текст этой презентации

Слайд 1

Тамчы һәм кар бөртеге!
Описание слайда:
Тамчы һәм кар бөртеге!

Слайд 2

Борын-борын заманда, әле без дә булмаганда, яшәгән, ди, булган ди Тамчы һәм Кар бөртеге. Алар бик дус булганнар, гел бергә уйнаганнар, ди. Тамчы – аскы болытта, Кар бөртеге өске катта яшәгән. Менә беркөнне Тамчы дусты янына килгән һәм әйткән:
- Дустым,минем җиргә төшәр вакытым җитте, мин җирне күрәчәкмен, - дигән.
Кар бөртеге бу сүзләрне ишетеп бик кайгырган, дустын югалтудан курыккан. Ә Тамчы аңа:
- Син бер дә борчылма, мин кире әйләнеп кайтырмын, - дигән.
Кар бөртеге кечкенә булган, һәм ул моны берничек тә аңлый алмаган.
Описание слайда:
Борын-борын заманда, әле без дә булмаганда, яшәгән, ди, булган ди Тамчы һәм Кар бөртеге. Алар бик дус булганнар, гел бергә уйнаганнар, ди. Тамчы – аскы болытта, Кар бөртеге өске катта яшәгән. Менә беркөнне Тамчы дусты янына килгән һәм әйткән: - Дустым,минем җиргә төшәр вакытым җитте, мин җирне күрәчәкмен, - дигән. Кар бөртеге бу сүзләрне ишетеп бик кайгырган, дустын югалтудан курыккан. Ә Тамчы аңа: - Син бер дә борчылма, мин кире әйләнеп кайтырмын, - дигән. Кар бөртеге кечкенә булган, һәм ул моны берничек тә аңлый алмаган.

Слайд 3

Көннәр үткән. Кар бөртеге дустын бик юксынган. Бер көнне дустының шат тавышын ишетеп гаҗәпкә калган. Чынлап та, аның каршысында, Кояш кебек елмаеп, дусты Тамчы басып тора икән! Ул үз күзләренә үзе ышанмаган, сөенеченнән хәтта биеп җибәргән. Тамчы дустына Җирдә күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп биргән. Кар бөртегенең дә Җирне күрәсе, андагы тормыш белән танышасы килгән. Көннәр суытуга, Кар бөртеге Җиргә юнәлгән. Анда шат балаларны күреп бик сөенгән, алар белән уйнаган,шаярган. Менә шул көннән башлап, Тамчы белән Кар бөртеге, чиратлашып, Җиргә кунакка йөргәннәр.

Слайд 4

Караганыгыз өчен рәхмәт!!
Описание слайда:
Караганыгыз өчен рәхмәт!!

Похожие презентации
Mypresentation.ru
Загрузить презентацию