Описание слайда:
Мөхәммәдия көенә Мөхәммәдия көенә Исең киткеч гаҗәп хәлләр // Үтеп китте гомерләрдә Ничә төрле фикерләр кермәде безнең күңелләргә // Каюлар әйтә: «Мин изге», Ә башкалар: «Явыз», - дип // Шулай алар талашалар, Гомерне уздыралар тик // Фикерләре үтә ханән, Ник аңламыйлар, белмиләр // Юлына һич кермиләр Менә шундый тәрәккыйсез // Таралашкан дәверләрдә, Каюлары һәлак булып, // Кереп китте каберләргә. Болар бар да галимнәрдер - // Рәсүл, Хода варисләре, Талашу да, таралышу - // Карап торсаң, бар эшләре. Гомерләр үтәдер бушка, // Фикерләр килмидер башка, Әсәр итми хәдис, Коръән, // Чын әйләнгәч караташка. Теләсә нәрсә эшлибез. // Ходаның әмере безгә ни? Кая хаклык, кая инсан? // Бар бездә ике яклы. Күз алдында җылап, алдап, // Ышандыру халыкларны. Менә шулай әзерлибез // Җәһәннәмгә азыкларны. Мөселманның йөзен җырту, // Гаепләшеп сөйләү, хурлау, Үзен үзе «шәех, суфый» // Дигән исем белән зурлау. Бу гадәтләр барысы да // Имамнарда, галимнәрдә. Тыш якты, эче ялган // Булып йөргән залимнәрдә. Белә микән бу галимнәр // Кыямәтне киләчәген? Хода хозурында, мәхшәрдә // Ничек җавап бирәчәкне? Үлеп китсә бу дөньядан // Галим булган икейөзле, Кыямәттә кубарылыр // Ишак сыйфат кара йөзле. Гафил булма, әй галимнәр, // Әҗәл килеп тотачак бер, Исә алмаган фани дөнья // Күкрәк кереп ютачак бер. Килеп җитәр Хода әмере, // Менә шунда ачылыр йөз. Нурын арттырыр иманлы, // Кара булыр мөнафыйкъ йөз. Ләкин дөнья ирек бирмәс // Галим булган залимнәргә. Хакыйкатен ачу өчен, // Җибәрде ир бу илләргә. Җиһанга тугды чын тугры // Өйрәтүче Хода хөкемен. Мөселманнар өчен якты, // Сәгадәтле, гали бер көн. Чапан, чалма киеп тештәр, // Эченнән алдаган мулла Җәһәннәмгә туры китте, // Гомергә калачак шунда. Мөселманнар, кардәшләр, // Тугры китик без ихсанга, Дога итик дөрес варис // Булып килгән бу инсанга.